ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм өлкәннәр өчен "Көлкетерапия" дигән мәзәк һәм файдалы тренинг узды.

Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Лесхоз бистәсендәге янгынга каршы хезмәтнең аерым пост хезмәткәрләре белән берлектә янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр уздырылды.

 

        Интернат-йорт территориясендә янгынга каршы өйрәнүләр даими график нигезендә үтә. Барлык яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен янгынга каршы саклану чараларын белү мөһим.

        Өйрәнүләрнең төп максаты: хәбәр итү, сигнализация системасы эшен тикшерү; янгын чыккан очракта персоналның һәм яшәүчеләрнең янгынга каршы гамәлләрне дөрес башкаруга ирешү

2019 елның 9 апрелендә социаль яклау бүлеге бинасында "Инклюзив белем: проблемалар һәм аларны чишү юллары» темасына түгәрәк өстәл узды.

Кошларны каршылыйбыз – язны чакырабыз

10 апрель көнне матур Язбикә янә“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе балалары янына кунакка килде. Музыкаль җитәкче Городилова Н..Г., тәрбиячеләр Гыйләҗетдинова Г. Р. һәм Полуэктова Л. В. канатлы дусларга сакчыл караш тәрбияләү максатыннан  кошлар килүгә багышланган чара әзерләделәр һәм үткәрделәр. Чарада 28 инвалид бала һәм 12 ата-ана катнашты. Башта барысына да елның кайсы вакыты турында сүз барганын  атадылар.  Румина « Яз килде» шигырен укыды, аннары балалар кошлар турында табышмаклар чиштеләр һәм экранда иң танылган канатлы дусларын күрделәр. Чара уеннар, биюләр белән үрелеп барды.

2019 елның 8 апрелендә Сарман муниципаль районының "Шәфкатъ" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Клара Булатованың иҗат кичәсе үткәрелде.

09.04.2018 «Баулы муниципаль районындагы «Гаилә» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты» дәүләт казна учреждениесе базасында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге »белгечләре тарафыннан  «Без сезнең белән янәшә, әмма сезнең урынына түгел» дигән уртак чара үткәрелде. 

Үз кулларың беләзн барлыкка китергән һәр әйбер күңелгә рәхәтлек иңдерә.  Нәкъ менә шуңа күрә кеше иҗатка омтыла.

Папье-маше дәресендә балалар үзләренең хыялларын тормышка ашырырга һәм ниндидер гадәти булмаган һәм матур әйбер булдырырга омтылдылар.


9
апрель, 2019 ел
сишәмбе

2019нчы елның 9 апреленда ТАССРның 100 еллыгын уңаеннан “Наз” Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова “Татарстан – безнең уртак йортыбыз” дип исемләнгән чара уздырды.

     Республика санитар-экологик акциясе кысаларында Мамадыш интернат-йорты территориясендә чистарту эшләре башланды. Бүген социаль хезмәт алучылар хезмәткәрләр белән берлектә кар тараттылар, аннары чүп-чар , коры үлән һәм былтыргы яфракларны җыюга күчәчәкләр   

   Күптән түгел «Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты»нда сәламәтлек көне узды. Ул 1948 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы оешкан көнне ел саен билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International