Һәр кешенең иң зур байлыгы – сәламәтлек. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен иң җайлы юл – спорт белән шөгыльләнү. Бөтенденья сәламәтлек көненә багышлап “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, мөмкинлекләре чикләнгән, балалар өчен спорт-сәламәтләндерү чарасы уздырды. Малайлар һәм кызлар ике командага бүленеп, һәрбер командага капитан сайладылар. Катнашучыларга йөгерү, туп белән уеннар кебек биремнәр бирелде. Һәрбер уен төрендә балалар үзләренең көчләрен сынадылар. Канат тарту ярышында алар үзләренең бердәмлекләрен күрсәттеләр. Ярышның һәрбер этабы киеренке рухта узды. Уен дәрте һәм җиңү теләге балаларны биләп алды, тирә-якта күңеллелек хөкем сөрде. Чараның нәтиҗәләре билгеле булганнан соң балаларга бүләкләр бирелде. Балаларга чара шулкадәр ошады, хәтта соңыннан алар футбол уйнап спорт белән шөгыльләнүләрен дәвам иттеләр. Чара мавыктыргыч һәм күңелле узды, балаларның күңелендә якты хатирәләр калдырды. Балаларга бик күңелле булды, ә балаларның бәхетле күзләрен күрү – чараны оештыручылар өчен иң зур нәтиҗә.