Хатын-кызның табигать серләре

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

             09 нчы апрель 2019 нчы ел, сишәмбе

              09 нчы апрель көнне Тукай муниципаль районы Теләнче-Тамак гомуми белем бирү мәктәбе базасында Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы  Шакирова Римма "Хатын-кызның табигать серләре" дигән фильм күрсәтте.

             Чара мәктәпнең югары сыйныф укучылары өчен оештырылды. «Хатын-кызның табигать серләре» фильмы ир-атларга карата тугры булу, дөрес аралашу, киенү турында һ.б. турында. 

             Әлеге чарада 19 балигъ булмаган бала катнашты.

             Чара ахырында социаль педагог өлкән сыйныф укучыларын кызыксындырган сорауларга җавап бирде. 8-11 нче сыйныф кызларына хатын-кызның тормыш бүләк итүе, бу дөньяны матурлык һәм гармонияләр белән тулыландыруы, мәхәббәт һәм кайгыртучанлык бүләк итүе турында сөйләнелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International