Чирмешәннең картлар йортында яшәүчеләр өчен һәрвакыт пластинография дәресләре эшли. Аның җитәкчесе социаль эш буенча белгеч Пуль М.В.
Пластилин белән эшләү арт-терапия өчен менә дигән ысул. Кеше үзенең хис-кичерешләрен, кәефен шушы шөгел аша җиткерә ала. Бу шөгел бик җиңел һәм аның белән шөгелләнү өчен аерым белемнәр алырга кирәк түгел.
Пластинография- пластилиннан картонга, кәгазьгә, яки пластикка рәсемнәр, сыннар ясау. Бу техника ярдәмендә зур, матур рәсемнәр барлыкка килә.
Пластилин белән шөгелләнү нерваны тынычландыру ысулы гына түгел, ә картлар өчен бик нәтиҗәле терапия юнәлеше.
Арт-терапия нәтиҗәләре:
-баш миенең кызыксындыру эшчәнлеге;
-уйлану хисенең үсеше;
-моториканы үстерү (кайбер авыруларда бу дәвалану этабында файдалы ысул);
-хәвефсезлекне киметү;
-кәефне арттыру;
-авыр хәләтән һәм гаеп хисеннән арындыру.
Бу ысул бик җиңел аңлатыла- иҗат белән шөгелләнгәндә баш миенең бик күп зоналары эшли башлый һәм шуның нәтиҗәсендә "шатлык гармоны" эшли башлый.
Кайбер картлар пластилин белән эшләгән вакытта үзләрендә беренче тапкыр иҗади потенциал ачалар. Пластилин белән шөгелләнү дәресләрендә һәрбер катнашучы бик күп уңайлы хисләр кичерәләр.