2019 елның 15 апрелендә Дәүләт бюджет оешмасы «Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Мәрхәмәтле йөрәк» Чирмешән муниципаль районында янгын куркынычсызлыгы буенча җаваплы янгын инспекциясе вәкиле белән берлектә янгын чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләү буенча күнекмә үткәрделәр.
16 нчы апрель көнне «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова һәм психолог Ләйсән Насыйрова Яр Чаллы шәһәре “Асылташ балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында Лапиналар гаиләсе белән "Бер-береңә таба" дигән чара уздырды.
Сәламәтлек көне
Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында 17нче апрель көнне “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” социаль-тернәкләндерү бүлеге белгечләре сәламәтлек көне уздырдылар. Иртәдән ФК инструкторы Сайдулова Т. О. үзәк хезмәткәрләре һәм реабилитантлары өчен иртәнге гимнастика үткәрде. Барысы да бик теләп урамга чыктылар һәм иртәнге зарядкада катнаштылар.
Ата-аналар өчен табиб-педиатр Потес Л. А., өлкән шәфкать туташы Богомолова С. Г. «Сәламәт яшәү рәвеше» темасына ата-аналар җыелышы үткәрделәр. Җыелышта 25 ата-ана катнашты. Җыелышның максаты: ата-аналар тарафыннан үз балалары белән профилактик эшне нәтиҗәле үткәрү өчен алынган мәгълүматны куллану, балаларның иминлеген, тормышын һәм сәламәтлеген саклау буенча кирәкле чаралар күрү.
Сәламәтлек көне реабилитантлар һәм хезмәткәрләрнең яхшы кәефенә, үзәктә уңай психологик климат булдыруга ярдәм итте.
Питрәч муниципаль районы “Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Балалар шәһәрчеге территориясендә төрле категория гаилә балалары белән «Күңелле стартлар» үткәрделәр.
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова фикерләүне үстерү буенча «Фикерли белсәм, димәк мин яшим» дигән чара үткәрде.
17 апрель көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат йортында олы бәйрәм узды – 90 яшьлек юбилей!
Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр арасында һөнәри юнәлеш буенча эшкә зур игътибар бирелә. Эшче һөнәрләр еллыгы кысаларында шул юнәлеш буенча эшне дәвам итеп чираттагы чара үткәрелде.
Чираттагы тапкыр мастер-класс белән Дэулэт автономияле социаль хезмэт курсэту учреждениесе «Яр Чаллы картлар һәм инвалидлар интернат йорты»на 2019 елның 17 апрелендә 3 нче урта мәктәпнең Кузьминых Валентина Анатольевна җитәкчелегендәге «Наследники» исемле тимурчылар отряды килде.
Буген безнен “Березка” инвалидларны тернәклндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Якупова А.Г.җитәкчелегендә социаль ярдәм алучыларның эшләре кургәзмәсе булды.
“ТАССР-100 ел оешуына” багышланган бәйрәм итү чаралары кысаларында ГАУСО “СА “ Перекресток”МТЗ “СЗ РТ “ 17.04.2019 елны, центрның психологы Хәйрутдинова В.И. “ Татарстанның барлыкка килү чыганагы. Татарстан Казан тарихы” документаль фильм карау массакүләм чарасын уткерде.