Агымдагы елның 16 нчы апрелендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләренә “Хезмәттәге җәрәхәтләрдән һәм һөнәри авырулардан саклану” дип исемләнгән әңгәмә уздырылды. Чараның максаты төрле кисәтү чаралары аша хезмәткәрләрне эш урынында төрле мәшәкатьләр аркасында килеп чыккан травмалардан һәм һөнәри авырулардан саклап калу иде. Әңгәмә ахырында хезмәтне саклау буенча җаваплы хезмәткәр хезмәткәрләргә эш урыннарында сакчыл һәм игътибарлы булырга өндәде.