Яссытабантерапия сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, чыныктыру, профилактикалау һәм коррекцияләү буенча гадәти булмаган алымнарның берсе булып санала. Бөгелмәнең"Яңарыш" реабилитация үзәге белгечләре бу ысулны балалар белән эшләүдә актив куллана.
Яссытабантерапиянең берничә төре бар: табаннарны массажлау; уеннар, күнегүләр, давалау гимнастикасы; борчаҡ буенча яланак йөрү; ортопедия аяҡ киеме һ.б. Дәвалау нәтиҗәсендә табаннарны ныгыту бара, тулаем алганда табаннарның мускулатурасы үсә. Әлеге этапта иң мөһим педагогик бурычларның берсе хәл ителә – яссытабанны профилактикалау һәм коррекция.