Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, Арчаның машина йөртүчеләр мәктәбендә ДОСААФ та экскурсияга бардылар. Анда алар булачак машина йөртүчеләр шөгыльләнә торган бүлмәләрдә булдылар. Зур кызыксыну белән автомобильнең һәр детален, яктырткычларын сүндереп, яндырып карадылар. Аннан соң өйрәнү тренажерлары классына үттеләр. Балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен, куркыныч хәл туса үзлрәен ничек тотарга кирэклеген аңлаттылар. Автосынау тапшыра торган класста, яшүсмерләр хәтта сынау да биреп карадылар. Бәлки алар арасында да кемдер бу һөнәрне сайлар.
Тәрбиячелэр әйтүенчә, мондый экскурсияләр балаларда җаваплылык, үз көчләренә ышаныч кебек хисләр тәрбияләүдә һәм киләчәк һөнәрләрен сайлауда мөһим чара булып тора.