Яхшылык көне

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

4 апрель көнне РЦДПОВ «Ышаныч "  үзәгендә «Яхшылык көне» узды.    Керү юлында балалар һәм кунакларны Тим һәм Бим клоуннар каршы алды һәм балаларга смайликлар бүләк итте. Музыка залында балаларга " Федорино горе» дигән музыкаль әкият күрсәттеләр, аны үзәк хезмәткәрләре балалар белән бергә әзерләгәннәр. Матур декорацияләр, кызыклы костюмнар һәм персонажларның театраль осталыгы тамашачылар өчен зур куаныч һәм уңай хис-кичерешләр уятты. Шулай ук бу көнне балаларның һәм аларның ата-аналарының иҗади эшләнмәләре күргәзмәсе эшләде һәм фетрадан брошка ясау буенча мастер класс үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International