2018 елны “Юлдаш” интернат-йорты белгечләре “Ритек” җәмгыяте һәм “Лукойл” хәйрия фонды” оештырган социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә катнашып, “Мөмкинлеккә чикләр юк” (“Стирая границы для безграничных возможностей”) проекты белән грант отты. Әлеге акчаларга “Новус”, “Кульбутто”, Джакколо”, “Шафлборд” өстәл уеннары һәм адаптив спорт төрләре “Бочча”, “Петанк” уеннары сатып алынды. Ел дәвамында әлеге уеннар биредә тәрбияләнүчеләрнең яраткан уен төрләренә әйләнде. Бүгенге мастер-классның максаты: социаль өлкәдә хезмәт куючы коллегалар белән тәҗрибәләрен уртаклашу, өстәл уеннарының яңа төрләре белән таныштыру, тәкъдим ителгән уеннарның социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында ни дәрәҗәдә актуаль, популяр булуын исбатлау.
Мастер-класс ике бүлектән торды: теоретик һәм практик өлеш.
Теоретик өлешендә “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йортының белгечләре Михеева Анна, Шигаева Светлана, Тугашева Ирина, Җамалетдинова Людмила, Сираева Альбина, Гыйльметдинова Марина “Новус”, “Кульбутто”, Джакколо”, “Шафлборд” өстәл уеннары һәм адаптив спорт төрләре “Бочча”, “Петанк” уеннарының килеп чыгу тарихы, дөрес уйнау тәртибе, уенның кагыйдәләре, организмның нинди органнарына тәэсир итүе турында якыннан таныштырып киттеләр. Һәр уен турында экраннарда өстәмә видеороликлар күрсәтелде.
Чараның икенче өлеше практик бүлектән торды.
Мастер-класста катнашырга килгән һәр специалист уеннарда катнашып, теоретик өлештә саналып киткән уеннар белән якыннан танышты, уен барышында килеп чыккан сорауларына җаваплар алды.
Мастер-класста Татарстан республикасының төрле районыннан килгән 25 белгеч катнашты.
Чараны йомгаклап, мастер-класста катнашкан һәр спецалистка “Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм соөиалҗ яклау министрлыгының республика ресурс үзәге” дәүләт казна учреңдениясе сертификат тапшырды.
Июнь аенда интернат-йорт кысаларында, “Новус”, “Кульбутто”, Джакколо”, “Шафлборд” өстәл уеннары һәм адаптив спорт төрләре“Бочча”, “Петанк” уеннары буенча социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында бәйге оештырыла. Чарада катнашкан специалистларны әлеге турнирда көтеп калабыз.