2019 елның 15 апрелендә Дәүләт бюджет оешмасы «Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Мәрхәмәтле йөрәк» Чирмешән муниципаль районында янгын куркынычсызлыгы буенча җаваплы янгын инспекциясе вәкиле белән берлектә янгын чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләү буенча күнекмә үткәрделәр. Күнекмә хезмәткәрләрне янгын сүндерү шартларында тиз һәм дөрес ориентлашырга һәм кирәкле карар кабул итәргә өйрәтү, янгын сакчылыгын ашыгыч рәвештә чакыру буенча дөрес гамәлләрне эшкәртү, коткаруны оештыру, яна торган бинадан матди кыйммәтләрне эвакуацияләү, шулай ук эвакуация буенча уңышлы эшләр башкару өчен кирәкле персоналның һөнәри һәм психофизиологик әзерлеген хәзерге дәрәҗәдә саклап калу максатында үткәрелде. Күнекмәдә 15 кеше катнаштылар.