Чираттагы тапкыр мастер-класс белән Дэулэт автономияле социаль хезмэт курсэту учреждениесе «Яр Чаллы картлар һәм инвалидлар интернат йорты»на 2019 елның 17 апрелендә 3 нче урта мәктәпнең Кузьминых Валентина Анатольевна җитәкчелегендәге «Наследники» исемле тимурчылар отряды килде.
Тимурчылар яшел залда җыелучыларны оригами техникасында башкарыла торган күгәрченнәр фигуралары ясау кагыйдәләре белән таныштырдылар.
Мастер-класс барышында балалар күгәрченнәрне этаплап бөгәрләргә өйрәттеләр. Интернат-йортта яшәүчеләр шул рәвештә кәгазьдән конструкцияләү буенча булган күнекмәләрен кулланып, Тынычлык символын – күгәрчен ясарга теләк белдерделәр.
Балалар түземлек һәм теләк белән кәгазьдән җыюның чиратлыгын аңлаттылар, үз үрнәкләрендә эшнең җиңеллеген күрсәттеләр. Балалар белән бергә кутэренке хистә интернат – йортта яшәүчеләр күп итеп кошлар ясадылар.
Мастер-класс тәмамлангач, барлык катнашучылар эш нәтиҗәләреннән канәгать калды һәм Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан беседка каршындагы территорияне күгәрченнәр фигуралары белән бизәргә караркылдылар.