«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Фикерли белсәм, димәк мин яшим» дигән чара

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

 17 нче апрель 2019 нчы ел, чәршәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова фикерләүне үстерү буенча «Фикерли белсәм, димәк мин яшим» дигән чара үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның интеллектуаль сәләтләрен үстерүгә ярдәм итү.

Фикерләү – кешенең танып-белү эшчәнлегенең чынбарлыгын гомумиләштерү һәм әйләнә-тирә чагылышы белән характерлана торган иң югары процесс. Баш миенең интеллектуаль сакланышын, аның эшкә сәләтлелеген, акылның ачыклыгын  олы яшькә кадәр саклап калу өчен баш эшләтә торган күнегүләрне ешрак эшләргә кирәк.

Чара барышында фикер эшчәнлеген үстерү буенча «Җөмләләр төзү», «Сүзләрне арттан алга уку», «Нәрсә артык?», « Мөмкин булган сәбәпләр эзлибез» дигән  күнегүләр үткәрелде.

Социаль хезмәт алучылар күнегүләр башкаруда актив катнаштылар, зирәклек күрсәттеләр. Башкарылган күнегүләрдән соң катнашучыларның игътибар һәм фикерләре яхшырды, мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәклеген билгеләп үттеләр.

Чарада 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International