Арчаның "Өмет чаткысы" " Һөнәрләр дөньясы" дәресе

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр арасында һөнәри юнәлеш буенча эшкә зур игътибар бирелә. Эшче һөнәрләр еллыгы кысаларында шул юнәлеш буенча эшне дәвам итеп чираттагы чара  үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар төрле һөнәрләр белән таныштылар, аларның әһәмиятлелеге һәм кирәклеге турында күпкырлы мәгълүмат алдылар. Аннары һөнәрләр турында мавыктыргыч видеофильм карадылар. Алар актив рәвештә катнашып, үзләренең барлык сорауларына да җавап таптылар. Һәр бала киләчәктә үзенең кем булырга теләве белән уртаклашты. Чара ахырында, алган белемнәрне ныгыту өчен, тәрбияләнүчеләргә төрле һөнәр ияләре ясалган рәсем буярга тәкъдим иттеләр: табиб, полиция хезмәткәре, хат ташучы, төзүче һ.б. Тәрбиячеләр әйтүенчә, мондый чаралар балаларда төрле һөнәрләргә кызыксыну тәрбияләүдә, хезмәт итү теләге уятуда, дөньяны танып-белүләрен  киңәйтүдә һәм киләчәктә һөнәр сайлауда ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International