“Астра” тернәкләндерү үзәгендә язгы Игелек атнасы кысаларында квест узды

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

2019 елның  17 апрелендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә  язгы  Игелек атнасы кысаларында квест узды.Тәрбиячеләр һәм “Игелек Планетасы” җәмәгать оешмасы белгечләре аны 12 апрель көнненә  багышладылар. Чараның максаты балаларга барлык атмосфераны һәм биремнәрне үтәү өчен җаваплылыкны тою. Чара балалар  ракета өлешләрен җыю максатыннан башланды. Алар станцияләрдә йөрергә тиешләр иде. Соңгы станциядә ракетаның бөтен өлешләрен җыеп бетереп, космоска китәргә тиеш иделәр. Аннары космос турында документаль фильм карап үттеләр. Балаларга бигрәк тә”Метеоритны тотып ал” дигән һөнәр ошады.

Соңрак чараны ЕИ КФУ укытучылары һәм студентлары үткәрделәр. Алар фехтование буенча мастер – класс әзерләгәннәр иде. Балалар аларның костюмнарын киеп карадылар һәм үзләрен дә бу спорт төрендә сынап карадылар. Чара ахырында балаларга баллы күчтәнәчләр тараттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International