Аграфина апа, юбилеең котлы булсын!”

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

17 апрель көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат йортында олы бәйрәм узды – 90 яшьлек юбилей!

Интернатта яшәүче Кондратьева Аграфина Демитрей кызы узенең олы юбилеен – 90  яшен каршылады.  Котлауларга Мөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Гарипов Р.Г һәм Мөслим ветераннар Советы рәисе Хафизов И.Х., соц.защита начальнигы Фатхуллина Г.Р. та кушылдылар. Гарипов Р.Г  Кондратьева А.Д. кызын олы юбилее белән котлады, Мөслим Муниципаль районы башлыгы Муллин Р.Х котлауларын җиткерде, бүләкләр һәм РФ президентының котлавын тапшырды, Хафизов И.Х. бик матур чәчәк бәйләме  бүләк итте, Фатхуллина Г.Р.  ветераныбызның җилкәсенә матур шәл ябындырды. Мөслим картлар һәм инвалидлар йорты коллективы да Аграфина апаны хөрмәтләп, үзенчәлекле  музыкаль бүләк – җыр  тапшырды. Ветеранга ныклы сәламәтлек, тыныч, имин тормыш  теләделәр. Ветераныбызның  күңеле булды! Күпме котлайулар, теләкләр, бүләкләр кабул итте ул!

Интернатта Кондратьева А.Д. инде күптән яши, икенче гаилә тапты дисәк тә була. Интернат эшчеләре аны якын туганнары кебек, сәламәтлеге, көнкүреше өчен борчылып, кайгыртып торалар. Юбилярыбыз гомере буе колхозда хезмәт куйган, күп авырлыклар, югалтулар кичергән. Гомер көзләрен Аграфина апа җылыда, тынычлыкта, дуслары арасында, үзе яраткан җыр, моңнарга төренеп  каршы ала. Юбилярыбызга озын гомер, сәламәтлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International