Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яшел Үзән муниципаль районындагы "Рәхәт "халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе базасында ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумының киңәйтелгән утырышы булды.
Консилиум рәисе Лулаков Денис Владиславов улы социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр реабилитациясенең индивидуаль программаларын тормышка ашыруда профилактика субъектлары эшенә анализ ясады. Мәгълүматлар "Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнар мониторингы" мәгълүмати системасына кертелүгә аерым игътибар бирелде.
Өлкән яшьтәге кешеләрне берләштергән “Пульс” волонтерлар отряды активистлары ветераннарга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Алар карамагында Зәй муниципаль районының "Радость”халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хезмәтләр кабул итүче берничә ветеран бар.
Кичә Баулы шәһәренең универсаль спорт залында “Березка” инвалидларны реабилитацияләү үзәгенең хезмәткәрләре үзәкнең рәисе Ландыш Сагит кызы белән берлектә беренче тапкыр өлкәннәр арасында ГТО нормаларын тапшыруда катнаштылар
Мәрхәмәтле кино көне
«Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында 19нчы апрель көнне “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе 13 реабилитанты өчен «Инклюзивная среда» волонтерлары тәрбиячеләр белән берлектә Мәрхәмәтле кино көне оештырдылар. 15 бала «Синема-5» кинотеатрында булдылар һәм «Домовой» исемле әкиятен карадылар. Әлеге фильм бер серле һәм сәер фатир турында сөйли, анда яшәүчеләр йорт хуҗасы күрсәткән яманлыклардан куркып, озак тоткарланмый торган булганнар. Фильмның төп геройларының күңелле маҗаралары балаларга бик ошады.
Элек-электән әкиятләрнең баланы үстерүдә зур роль уйнавы билгеле. Түбән Каманың “Веста” үзәге хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина 12 бала һәм аларның әти-әниләре өчен “Өч аю” әкияте темасына дәрес үткәрде. Дәреснең максаты-балаларны “Өч аю” әкиятенең эчтәлеге белән таныштыру.
2019нчы елның 17нче апреленда Мамадыш муниципаль районында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан, «Мозартика» технологиясе буенча уен методикасы уздырылды.
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова «Хәрәкәтле уеннар дөньясына сәяхәт» дигән темага физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
«Мин Ветеранга барам» девизы астында «Георгий тасмасы-2019» Бөтенроссия акциясе старт алды. «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына барып, патриотик акциягә кушылды.
Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан «Гармония» үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераны Лебедев Александр Петрович белән очраштылар. Ул хатирәләргә күмелде һәм барысын да иңгә-иң куеп узган еллар турында бик теләп сөйләде.
2019 елның 18 апрелендә Баулы шәһәренең универсаль залында " Хезмәткә һәм оборонага әзер " Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы сынаулары узды.