«Мин Ветеранга барам»

2019 елның 19 апреле, җомга

«Мин Ветеранга барам» девизы астында «Георгий тасмасы-2019» Бөтенроссия акциясе старт алды. Аның максаты – Бөек Ватан сугышында җиңүгә ирешүчеләргә батырлык, фидакарьлек һәм каһарманлык үрнәге күрсәтеп, хөрмәт күрсәтү. Тасмалар – кара һәм кызгылт төсләре - «Төтен һәм Ялкын» дигәнне аңлата һәм солдатның сугыш кырында шәхси батырлыгы билгесе булып тора.

«Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына барып, патриотик акциягә кушылды. Сугыш батырлары турында әңгәмә вакытында без ветераннарның күкрәгенә Георгий тасмасын беркеттек.

Ветераннар өчен Георгий тасмалары - ул хәтер, хөрмәт һәм рәхмәт символы. Алар Россия халкы өчен иң мөһим бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы якынлашуын бик теләп искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International