«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Хәрәкәтле уеннар дөньясына сәяхәт» дигән физкультура-сәламәтләндерү чарасы

2019 елның 19 апреле, җомга

    «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова «Хәрәкәтле уеннар дөньясына сәяхәт»   дигән темага физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

    Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның актив ялын оештыру һәм физик культураны популярлаштыру.

     Чара барышында ЛФК инструкторы ритмик музыка белән бергә катлаулы булмаган гимнастика күнегүләре үткәрде.  Инструктор тәкъдим иткән күнегүләр катнашучыларның кәефләрен күтәрде.

     Социаль хезмәт алучылар «Үрдәкләр һәм аучылар», «Барысы да бии!», «Гномнар һәм великаннар», «Паровоз» дигән хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Уеннар барышында катнашучылар бердәм команда булдылар, күңел күтәренкелеге һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

     Чарада 12 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International