ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2019 ел
җомга

Аксубай Муниципаль районының “Хыял” балалар һәм яшьүсмерләр приюты” тәрбияләнүчеләре өчен “Спорт - шоу” дип исемләнгән чара үтте. 

Кукмара районы Сабанчы авыл клубы коллективы Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр алдында хәйрия концерты белән чыгыш ясады. Кунаклар бүләкләр тапшырдылар һәм якташлары белән хатирәләрдэн торган әңгәмә үткәрделәр.

   «Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш»та гарденотерапия технологиясе күптән кулланыла. Интернат-йортта тәрбияләнүчеләр нинди яшьтә, җенестә булуына карамастан, һәр чарада тирән кызыксыну белән теләп катнаша. Әлеге ысулны интернат-йорт психологы Гыйльметдинова Марина социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән эшләү тәҗрибәсендә бик теләп куллана. 

Язгы игелек атнасы кысаларында, 17 апрель көнне «Космос» яшьләр үзәгендә Зәй муниципаль районындагы "Радость" халыкка  социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм мәдәният идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Девочка Мия и белый лев» дигән хәйрия фильмы күрсәтелде. Чарада социаль куркыныч хәлдә булган һәм сәламәтлекләрендә тайпылышлар булган балалар катнашты.

Уен ярдәмендә мөһим шәхси сыйфатлар формалаша һәм акыл сәләте үсә, өлкәннәр хезмәтенә һәм төрле һөнәрләргә хөрмәт тәрбияләнә.

Тәрбияче Фархуллина А. Н. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән сюжетлы уеннар үткәреп, баланың шәхесен төрле яклап үстерүгә омтыла.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2019 елның 20 нче мартында кабул ителгән 34 нче номерлы “2019 елда 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарның фатирларын (йортларын) йөреп чыгу турында” боерыгын үтәү кысаларында Алабуга шәһәренең “Доверие” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләреннән торган эшче төркем газ хезмәте һәм МЧС  хезмәткәрләре белән  берлектә 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарның өйләренә йөри башлады. 

«Сәламәтлек мәктәбе” технологиясе кысаларында,  социаль хезмәтләрдән файдаланучы өлкәннәр һәм инвалидларның тормышларын озынайту,  сәламәтлеген яхшырту максатында, Алабуга шәһәренең “Доверие” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан “Сәләмәт яшәү сәнгате” дип аталган дәресләр циклы әзерләнде.

   18 апрель 2019 г.

   Православие христианины булган һәрбер кешенең дә гыйбадәтханәгә бара. Кызганычка каршы, карнар һәм инвалидлар интернат йортында социаль хезмәт алучылар бу мамкинлектән мәһрум.

   Норлат картлар һэм инвалидлар интернат йортына рухани һәрвахит килеп тора, олылар аның рухи юатканын көтеп алалар.


18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп  социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе  социаль хезмәткәрләре,  «Чиста йорт» һәм «Чиста тәрәзәләр» хәйрия акциясен тормышка ашыру кысаларында Бөек Пасха һәм май бәйрәмнәре алдыннан кырык җиде социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга ярдәм күрсәтте.

Бөтендөнья сәламәтлек көне үткәрү кыссаларында апрель аенда, халыкара Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Юкка гына бу бәйрәм язгы көндә шулай сайланмаган. Сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру максатыннан, тәрбияләү, кызыксыну уяту, массакүләм спорт чараларында катнашырга, балаларны ныгыту, үз көчләрендә ышаныч, белем максатыннан үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International