"Әни+бәби" клубы кысаларында "Веста" үзәгендә чираттагы дәрес үтте

2019 елның 19 апреле, җомга

Элек-электән әкиятләрнең баланы үстерүдә зур роль уйнавы билгеле. Түбән Каманың “Веста” үзәге хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина 12 бала һәм аларның әти-әниләре өчен “Өч аю” әкияте темасына дәрес үткәрде. Дәреснең максаты-балаларны “Өч аю”  әкиятенең эчтәлеге белән таныштыру.

Дәрес әкиятләр инсценировкасы белән башланды. Балалар геройларның гамәлен кызыксынып күзәттеләр, әкият барышында үзләре дә катнашырга тырыштылар. Алга таба педагог әкиятләрне укырга яки сәхнәләштерергә генә түгел, әкият буенча уйнарга да мөмкин булуын практикада күрсәтте. Шулай итеп, балалар “Өч аю” өчен өстәл әзерләделәр: төрле күләмдә савыт-саба ясадылар, әкият геройларының үзләрен өстәл артына утырттылар. Шулай ук нәниләр кунаклар өчен пирожкилар “пешереп” аюларны  сыйладылар. Дәреснең иҗади өлешендә балалар әниләре белән берлектә ясаган аюларны буядылар. Ә дәреснең икенче өлеше ирекле уен эшчәнлегенә һәм әниләргә үз балалары белән конструктив аралашу өчен бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International