Бөек Ватан сугышында халыкыбыз яулаган Бөек Җиңү аркасында бүген без тыныч тормышта яшибез.
Бу Җиңү өчен сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә, “Рәхмәт” әйтү өчен, ярдәм күрсәтү менә дигән мөмкинлек булып тора.
Өлкән яшьтәге кешеләрне берләштергән “Пульс” волонтерлар отряды активистлары ветераннарга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Алар карамагында Зәй муниципаль районының "Радость”халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хезмәтләр кабул итүче берничә ветеран бар. Волонтерларның ярдәме вак-төяк кебек тоелса да, азык-төлек сатып алырга, өй җыештырырга ярдәм итү, ә иң мөһиме-аралашу (һава торышы, сәламәтлек, гаилә турында сөйләшеп утыру, үткәннәрне искә төшерү) өлкәннәр өчен бик кирәк.
Мондый очрашулар өлкән яшьтәге гражданнарга эмоциональ кәефне яхшыртырга, тормышка ышаныч арттырырга, үзләрен кирәкле итеп тоярга ярдәм итә.