«Сәләмәт тәндә – сәламәт күңел»

2019 елның 19 апреле, җомга

Кичә Баулы шәһәренең универсаль спорт залында “Березка” инвалидларны реабилитацияләү үзәгенең хезмәткәрләре үзәкнең рәисе Ландыш Сагит кызы белән берлектә беренче тапкыр өлкәннәр арасында ГТО нормаларын тапшыруда катнаштылар. Катнашучыларның яшьләре – 18 яшьтән алып 62 яшькә кадәр. Үзләренең көчләрен 15 кеше сынады, алар түбәндәге сынауларны: урыннан озынлыкка сикерү, яткан хәлдән гәүдәне күтәрү, баскан килеш алга бөгелү, 60 метр һәм 2000 метрга йөгерүне уңышлы үттеләр.

Бу чараның төп максаты хезмәткәрләрне физик культура һәм спорт белән шөгыльләнергә җәлеп итү, ГТО комплексын популярлаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International