Менделеев муниөипалҗ районында «Өмет Яры " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегкчәсендә Язгы игелек атнасы кысаларында төрле акцияләр башланды.
"Яхшылык күрсәтү көне» акциясе атна башында узды. Социаль хезмәткәрләр авылларда яшәүче шәхси йорт янындагы территорияләрен тәртипкә китерделәр. Алар калган карны тараттылар, чүп-чарны җыйдылар.
"Игелекле хезмәт күрсәтү көне» акциясе шәһәр карамагындагы картлар өчен оештырылды. Социаль хезмәткәрләр волонтерлар белән берлектә өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга фатирларда җыештырырга ярдәм иттеләр: келәмнәрне чистарттылар, идәннәрне юдылар һәм кыен урыннардан тузан суырттылар.
Акцияләрнең максаты - район халкын ирекле эшчәнлеккә җәлеп итү, социаль әһәмиятле проблемаларны чишүгә һәм халыкның гражданлык активлыгын күтәрүгә юнәлтелгән социаль әһәмиятле чараларны тормышка ашыру.