23 апрель 2019ел «2019 ел Театр елы» уңаеннан тәрбияче Султанова Ләйсән Зөлфәт кызы Пучы авылы китапханәсенә Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр белән китап күргәзмәсенә барды. Анда Татарстан да эшләп килүче театрлар эшчәнлеге турында күргәзмә оештырылган. Өлкәннәр театр темасына үткәрелгән викторина да актив катнаштылар. Чарага катнашкан 12 әби-бабайга да күргәзмә бик ошады.