2019 елның 23 апрелендә Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, хәрби комиссар Васил Вәлиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, "Хезмәт" район газетасы баш мөхәррире Вакыйф Зәкиев, авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары, яшьармиячеләр Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән котладылар.Бөек Ватан сугышы ветерананнарына Татарстан Республикасы Президенты һәм Балтач муниципаль районы башлыгы исеменнән котлау открыткалары, азык-төлек пакетлары тапшырылды.