Арчаның «Өмет чаткысы» "Терроризмга юк! " дигән чара

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Арчаның «Исток надежды» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә даими рәвештә балаларның уяулыгын арттыруга юнәлдерелгән аңлату эшләре алып барыла. Шул  уңайдан 24 апрель көнне тәрбиячеләр «Терроризмга юк! " дигән чара үткәрделәр. Иҗтимагый мәһиттә террорчылык күренешләре белән көрәшнең төп факторларының берсе булып профилактика тора. Бигрәк тә яшь буын арасында мондый профилактик эш алып бару мөһим. Балаларга "ТЕРРОРИЗМ" сүзе дигәнне аңлаттылар,шикле әйберләр ачыкланганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында әңгәмә үткәрелде. Чара ахечрында тәрбиячеләр эвакуация буенча практик дәрес үткәрделәр. Тәрбиячеләрнең сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек, гадәттән тыш хәлләрдә эшләргә әзерлек тәрбияли.

Бу чараларның барысы да терроризмны кисәтүгә, белем дәрәҗәсен күтәрүгә, балаларда уяулыкны, җаваплылык, игелеклелек һәм террорга каршы кискен көрәш алып бару өчен аңлауга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International