“Язгы игелек атнасы” Бөтенроссия акциясе кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге белгече Рәмзилә Хафизова 13 нче санлы социаль участокта 12 бала өчен “Яхшылык дәресе” дигән чара үткәрде. Максат: балаларның рухи-әхлакый үсешенә ярдәм итү, игелеклелек, ихласлык, шәфкатьлелек, ачыклык, “чит” кеше кайгысына сабыр булырга өйрәтү, тормыштан сөенә белү хисе тәрбияләү.
Бу очрашуда белгеч балалар белән иң элек яхшылыкның һәм явызлыкның нәрсә икәнен ачыклады. Балаларга “Язгы игелек атнасы” акциясе игълан ителгәнлеген, аның кысаларында төрле чаралар: территорияләрне җыештыру, агачлар утырту, аз керемле, йортсыз һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү, ветераннар һәм инвалидлар турында кайгырту, хайваннар приютларына ярдәм итү һ.б. чаралар үткәрелүен әйтеп узды. Бу акциягә теләгән барлык кеше дә кушыла ала. Аннары белгеч катнашучыларга 4 биттән торган журнал төзергә тәкъдим итте, анда “Нәрсә ул игелек?” , “Яхшылык эшләргә ашыгыгыз”, “Елмаюың белән бүлеш”, “Яхшылык явызлыкны җиңәр” дип исемләнгән битләр бар иде.
Соңыннан балалар кешедә гүзәллеккә, матурлыкка, мәхәббәткә омтылыш туганнан ук салынуын, яхшылык эшләүнең бик шәп икәнен һәм иң мөһиме - кешенең йөрәге һәм күңеле изге булырга тиешлеге турында нәтиҗә ясадылар.