Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Бөек Ватан сугышында катнашучыларны хөрмәтләү”

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

           Бөек Ватан сугышы вакыйгалары көннән-көн һаман  тарих тирәнлегенә китә. Әмма бу вакыйгалар Бөек Җиңү шатлыгын тулы күләмдә белүчеләр хәтереннән беркайчан да өзелми.

             Бу көннәрдә Бөек Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган күп кенә чаралар уза. Сугыш елларында Җиңү көнен якынайткан барлык кешеләр дә игътибарсыз калмый.

          Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы “Шәфкать” үзәге хезмәткәрләре барлык Бөек Ватан сугышы инвалидларын һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларны  якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән өйләренә барып тәбрик иттеләр. Белгечләр, символик өчпочмак-хатлар, кечкенә бүләкләр һәм безнең үзәккә социаль тернәкләнүгә чакыру тапшырып, җылы рәхмәт сүзләрен, якты елмаюларны җавап итеп ишеттеләр.

          Без барыбыз да бу искиткеч кешеләргә, ветераннарыбызга Ватан өчен эшләгән эшләре өчен, безнең өчен кылган изге эшләре өчен рәхмәтлебез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International