Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Федоровский картлар һәм инвалидлар интернат-йортын»да «Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы акциясе кысаларында Халыкара наркотик чаралар һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан, шулай ук Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне уңаеннан «Наркомания, тәмәке тарту һәм алкоголизм профилактикасы» темасына лекция үткәрелде. Әлеге чараның максаты-алкогольле, наркотик һәм никотин бәйлелеген кисәтү, начар гадәтләргә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, шулай ук социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
2019 елның 31 маенда ООО «ПФК «Жилкомсервис» Дэулэт автономияле социаль хезмэт курсэту учреждениесе «Яр Чаллы картлар һәм инвалидлар интернат йорты»да яшәүчеләр өчен мәдәни ял оештырды.
31 нче май 2019 нчы ел, жомга
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә табиб-терапевт Галина Дилмөхәммәтова тәмәке тартуның зыяны турындагы әңгәмәсен профессор В.Ждановның “Тәмәке тарту турында мәгълүмат” видеолекциясе белән чиратлаштырып үткәрде.
Алабуга «Доверие» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан авыл җирлегендә яшәүче мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен анимацион тамаша оештырганнар.
2019 елның 30 маенда “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр “Үзенчәлекле балалар өчен алтын сәгать” проекты кысаларында Н.А.Дурованың музей – утарында булдылар.
31 нче май көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Күзгә төтен” дип аталган әңгәмә- уйлану үтте. Әңгәмә барышында тәмәкенең тартучы кеше организмына, әйләнә- тирәдәге кешеләргә зыяны турында уйланулар булды. Яшәүчеләргә тәмәкедә күп төрле агулы матдәләр булуы, аларның төрле авырулар китереп чыгаруы турында сөйләнде. Җитештерүче тәмәкенең маркасын төрләндерүе белән тәмәкенең составы үзгәрмәвен, “Җиңел тәмәке” төшенчәсенең дә чынбарлыкка туры килмәвен дә әйтеп үттеләр. Яшәүчеләр игътибарына никотинның зыяны турында күргәзмә оештырлган иде.
2019 елның 30 маенда, Балаларны яклау көне алдыннан, «Ныклы гаилэ» проекты нигезендэ, «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Кечкенә балалар, зур планетада!» дип исемләнгән бәйрәм уздырдылар.
2019 елның 30 маенда, Балаларны яклау көне алдыннан, «Ныклы гаилэ» проекты нигезендэ, «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Кечкенә балалар, зур планетада!» дип исемләнгән бәйрәм уздырдылар.
Шушы көннәрдә Менделеевскиның "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә хезмәт күрсәтүче гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен "Балачак салават күпере" дигән матур бәйрәм оештырылды. Әлеге чарада 35 бала катнашты.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә бик яраталар.