31 нче май 2019 нчы ел, жомга
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә табиб-терапевт Галина Дилмөхәммәтова тәмәке тартуның зыяны турындагы әңгәмәсен профессор В.Ждановның “Тәмәке тарту турында мәгълүмат” видеолекциясе белән чиратлаштырып үткәрде.
Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, тәмәке тартуга карата аңлы тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, тәмәке бәйлелеге проблемасын чишү һәм халык арасында хәбәрдарлыкны арттыру.
Социаль хезмәт алучылар видеолекция барышында дөньяда һәм Русиядә тәмәке тартучыларның якынча саны, шулай ук тәмәке төтененең зарарлы матдәләре турында мәгълүмат алдылар: бигрәк тә канцероген матдәләр йөрәк тамырларына, баш миенә, аяк-кулларга, яман шеш, импотенция һәм бала табуга зыян китерүенә төшенделәр.
Халык әйтмешли: “Берәү тарта-барысы да авырый”. Тәмәке тартучы организмында никотинның дүртән бер өлеше генә тоткарлана. Тагын икенче дүрттән бер өлеше тәмәке төпчегендә кала. Калган яртысы тәмәке тартучының бина һавасын пычрата. Бер сәгать дәвамында ябылган бинада булган кеше 4 тәмәке тарткан кебек үк агулы матдәләр дозасын ала. Шуңа күрә тәмәке тартучы үз сәламәтлегенә генә түгел, тирә-юньдәге кешеләрнең сәламәтлегенә дә зыян китерә.
Табиб-терапевт шушы актуаль чарада катнашкан өчен социаль хезмәт алучыларга рәхмәт белдерде һәм тәмәке тартуның зыяны турында буклетлар да таратты.
Лекциядә 39 кеше катнашты.