Шушы көннәрдә Менделеевскиның "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә хезмәт күрсәтүче гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен "Балачак салават күпере" дигән матур бәйрәм оештырылды. Әлеге чарада 35 бала катнашты.
Балалар өчен кызыклы күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Бәйрәмне "Очарование " балалар бию коллективы, шулай ук балалар сәнгать мәктәбе укучысы Элина Җиһаншина башкарган күңелле җыр белән ачып җибәрделәр.
Конкурс-күңел ачу программасын бәйрәм кунаклары – Лол курчаклары дәвам итте. Балалар бик теләп табышмаклар чишүдә, конкурсларда, күңелле эстафетада катнашты, асфальтта вак-төяк белән рәсемнәр ясадылар. Балаларга бигрәк тә сабын куыклары белән тамаша ошады.
Чара спонсоры – "Чулман" ҖЧҖ директоры Ильяс Вәлиев тарафыннан бирелгән бүләкләр һәм сувенирлар тапшырылды.