«Кечкенә балалар, зур планетада!»

2019 елның 31 мае, җомга

2019 елның 30 маенда, Балаларны яклау көне алдыннан, «Ныклы гаилэ» проекты нигезендэ,  «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Кечкенә балалар, зур планетада!» дип исемләнгән бәйрәм уздырдылар.  Бәйрәмнең төп максаты булып: бәйрәм атмосферасы тудыру, үзмәшгульлек һәм балаларда кызыксынучанлык тудыру торды.

Төп бурычлар булып:

• балаларның иҗади потенциалын ачу, аларның эмоциональ фонын күтәрү өчен шартлар оештыру;

• балаларның иҗади активлыгын, сәхнә осталыгына эстетик хисләрне үстерү, уртак уеннарда, конкурсларда катнашу;

Бәйрәмне Җәй ачып җибәрде, аңа күңелле клоуннар Клепа һәм Тепа ярдәм итте. Алар балалар белән биеделәр, күңелле конкурслар үткәрделәр. Җәй дә калышмады, шаян конкурслар һәм сынаулар оештырды.

 Нефть-газ чыгару компаниясенен «Баулынефть» идарәсе иганәчеләренә аерым рәхмәт әйтәсе килә, алар балаларга татлы призлар һәм йомшак уенчыклар бирделәр.

Менә шулай безнең балалар иң матур ел фасылы - җәйне  каршы алдылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International