«Астра» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Н.А.Дурованың музей – утарында булдылар

2019 елның 31 мае, җомга

2019 елның 30 маенда “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр “Үзенчәлекле балалар өчен алтын сәгать” проекты кысаларында Н.А.Дурованың музей – утарында булдылар.

Экскурсовод Светлана Митрофанова танылган хатын – кыз – офицер һәм якташыбыз Н.А.Дурованың тормышы турында сөйләде.

Балалар зур кызыксыну белән экспонатлар, көнкүреш предметлары һәм башка бик күп нәрсәләр карадылар. Шулай ук балаларга борынгы йозакларны ачарга һәм ябарга, гусар белән барыняны киендерергә мөмкинлек бирелде.

Экскурсия ахырында балалар өчен күңелле сюрприз булып музей территориясендәге беседкада тәм – томнар белән үлән чәе эчү булды. Музей хезмәткәрләренә кызыклы экскурсия һәм сыйлаулары өчен зур рәхмәт.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International