«Музыка дулкынында»

2019 елның 31 мае, җомга

2019 елның 31 маенда ООО «ПФК «Жилкомсервис» Дэулэт автономияле социаль хезмэт курсэту учреждениесе «Яр Чаллы картлар һәм инвалидлар интернат йорты»да яшәүчеләр өчен мәдәни ял оештырды.

Бию номерлары белән «Бисеринки» һәм «Солнышко» бию ансамбльләре чыгыш ясады. «Заман» ансамбле артистлары баян аккомпанементы астында җырлар башкардылар. Яшел залда җыелган тамашачылар баянның уенын тыңладылар, күңелгә үтеп керә торган җырлар башкардылар, дәртле бию номерларын күзәттеләр.

Интернат-йорт кунаклары бәйрәм кәефе, эмоциональ күтәрелеш тудырдылар, гомуми мәдәни дәрәҗәне күтәрделәр һәм эстетик зәвыкны үстерүгә ярдәм иттеләр.

Мондый очрашулар социаль хезмәт алучыларга социаль ялгызлык хисен җиңәргә ярдәм итә, үзләрен кирәкле итеп тоярга мөмкинлек бирә.

Шулай ук «ПФК «Жилкомсервис» хезмәткәрләре вазоннарда һәм клумбаларда петуния чәчәкләрен утырттылар, интернат – йорт территориясен төзекләндергәннәр. Якты, матур чәчәкләр интернат - йорта яшәүчеләрдә җылы җәйге көннәрне саф һавада үткәрергә җәлеп итә,  җылы, ягымлы кояш нурлары астында табигать матурлыгына сокланырга тарта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International