31 нче май көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Күзгә төтен” дип аталган әңгәмә- уйлану үтте. Әңгәмә барышында тәмәкенең тартучы кеше организмына, әйләнә- тирәдәге кешеләргә зыяны турында уйланулар булды. Яшәүчеләргә тәмәкедә күп төрле агулы матдәләр булуы, аларның төрле авырулар китереп чыгаруы турында сөйләнде. Җитештерүче тәмәкенең маркасын төрләндерүе белән тәмәкенең составы үзгәрмәвен, “Җиңел тәмәке” төшенчәсенең дә чынбарлыкка туры килмәвен дә әйтеп үттеләр. Яшәүчеләр игътибарына никотинның зыяны турында күргәзмә оештырлган иде.
Әңгәмә азагында яшәүчеләр арасында сораштыру үткәрелде, нәтиҗә тәмәке тартучалар файдасына булмады.
Халыкара тәмәкесез бер көн чарасы кешенең сәламәтлеген ныгытуга багышланган. Күп нәрсә кешенең үзеннән тора.