Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны Халыкара балаларны яклау көне белән котлау акциясе Алабуга узды

2019 елның 31 мае, җомга

Алабуга «Доверие» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан авыл җирлегендә яшәүче мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен анимацион тамаша оештырганнар. Мөмкинлекләре чикле бала үзенчәлекле бәйрәм итүгә мохтаҗ, чөнки аның тормышында аралашу бик аз бит! Әкият геройлары беренче минутлардан ук балаларның игътибарын артистлык сәләте һәм якты киемнәре, сабын куыклары һәм һава шарлары белән җәлеп итте. Балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Һәр бала өчен, аның яшенә, мавыгуларына, физик мөмкинлекләренә карап, үз сценарие эшләнелде.  Мондый бәйрәмнәр вакытында гаилә эмоциональ күтәрелеш  кичерә, мини-бәйрәмнәр шәхес үсешенә ярдәм итә ала. Мондый чаралар нәтиҗәсендә балалар бәйрәм атмосферасына чумалар, кагыйдәләрдән, дисциплинадан ял итәләр, кызыклы бүләкләр алалар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International