ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Россия - минем Ватаным

12 июньдә илебез мөһим дәүләт бәйрәмен – Россия көнен билгеләп үтә. Бу көнне күп кенә тантаналы һәм бәйрәм чаралары уза, аларда төрле яшьтәге һәм милләт вәкилләре катнаша.  “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе карамагындагы балалар да читтә калмады. 2019 елның 11 июнендә үзәкнең актлар залында, үз иленә мәхәббәт һәм горурлык, үз халкының гореф-гадәтләренә һәм символларына хөрмәт тәрбияләү максаты белән, әлеге вакыйгага багышланган чарага малайлар һәм кызлар җыелды, анда балалар әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, символикасы белән таныштылар. Бәйрәмдә 28 реабилитант һәм 8 ата-ана катнашты. Ватаныбызның бөеклеге һәм матурлыгы турында сөйләүче видеороликлар карадылар. Реабилитантлар өчен флажоклар рәсеме төшерелгән аппликация ясау буенча мастер– класс үткәрелде.          

 

 

 


10
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 7 июнендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Радость" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан балигъ булмаган балаларны волонтерлык эшчәнлегенә әзерләү кысаларында Зәй муниципаль районының Яшьләр эшләре буенча Идарәсе тарафыннан оештырылган 8 Доброволец өчен укыту тренингы үткәрелде.

 

Якын кешеләр клубы кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәе психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гражданнар өчен “Йомык түгәрәктән чыгу” дип аталган чираттагы дәрес үткәрде.

          2019 елның 07 нче июнендә Тукай муниципаль районының "Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре район мәдәният бүлеге белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Сабантуй үткәрделәр.

Россия көнен бәйрәм итү алдыннан, Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре шәһәрнең үзәк стадионында " Дуслык әйлән-бәйләне» дигән чара уздырдылар .

Менә җәй дә, көтеп алынган каникуллар да җитте. Каникуллар вакытында балалар төрле мәдәни-ял учреждениеләренә еш йөриләр.  «Ключ» яшьләр театры администрациясе «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрне режиссер Крестина Решетняк һәм хореогроф Наталья Окуловага «Мэри Поппинс» именләнгән спектаклендә булдылар.

2019 елның  10  июнендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлек тәрбиячеләре “Планета могҗизалары” дигән танфып – белү викторинасы  үткәрделәр.

Русия көне алдыннан,  «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучылары шәһәрнең Орган залыннан чакыру алдылар.

“Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” велойөреш

2019 елгның 6 нчы июнендә Югары Утар балалары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  хатын –кыз депутатлары «Мэрхэмэт - Милосердие» берләшмәсе тарафыннан оештырылган  “Без бергә!” дип исемләнгән хәйрия проектында катнаштылар. Ул Казан шәһәренең «Мәскәү» мәдәни үзәгендә ,булып  узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International