2019 елның 10 июнендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлек тәрбиячеләре “Планета могҗизалары” дигән танфып – белү викторинасы үткәрделәр. Шөгыльнең максаты булып балаларда безнең планетабыз турында белемнәр бирү, анда яшәүчеләрнең тормышлары белән таныштыру торды.
Шөгыль барышында балалар сорауларга җаваплар бирделәр,табышмаклар чиштеләр, бик актив булдылар.
Танып – белү шөгылен балалар “Җир һәм анда яшәүчеләр” дигән уен белән дәвам иттеләр.
Чарада 18 кеше катнашты.