Россия - минем Ватаным

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Россия - минем Ватаным

12 июньдә илебез мөһим дәүләт бәйрәмен – Россия көнен билгеләп үтә. Бу көнне күп кенә тантаналы һәм бәйрәм чаралары уза, аларда төрле яшьтәге һәм милләт вәкилләре катнаша.  “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе карамагындагы балалар да читтә калмады. 2019 елның 11 июнендә үзәкнең актлар залында, үз иленә мәхәббәт һәм горурлык, үз халкының гореф-гадәтләренә һәм символларына хөрмәт тәрбияләү максаты белән, әлеге вакыйгага багышланган чарага малайлар һәм кызлар җыелды, анда балалар әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, символикасы белән таныштылар. Бәйрәмдә 28 реабилитант һәм 8 ата-ана катнашты. Ватаныбызның бөеклеге һәм матурлыгы турында сөйләүче видеороликлар карадылар. Реабилитантлар өчен флажоклар рәсеме төшерелгән аппликация ясау буенча мастер– класс үткәрелде.          

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International