“Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” яшәүче өлкәннәребез көн дә интернат тирәли велосипедта йөриләр.
Көндәлек велосипедта йөрү стресска каршы торырга булыша, йокыны җайга сала, кәефне яхшырта. Өлкәннәребез вакытларын рәхәтләнеп саф һавада үткәрәләр. “Хәрәкәттә – бәрәкәт” икәнен дә онытмыйлар.