Арчаның «Өмет чаткысы» " Дуслык әйлән-бәйләне»

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Россия көнен бәйрәм итү алдыннан, Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре шәһәрнең үзәк стадионында " Дуслык әйлән-бәйләне» дигән чара уздырдылар .

Чара  үзара аралашу культурасына, чит гореф-гадәтләргә карата толерантлыкны үстерүгә, уеннарга, дуслыкка һәм хөрмәт итүгә юнәлдерелгән иде.

 Бәйрәм барышында балалар илебезнең һәм Татарстан  халыкларының уеннары белән таныштылар.

Уеннарны сайлап алуның төп принцибы-гадилек, катнашучыларның барлык категорияләре өчен дә уңайлы булуы иде. Тәрбияләнүчеләр өчен иң мөхиме – каршылыкларны җиңү, биремнәрне уңышлы үтәү. Музыка һәм изгелек теләсә нинди киртәләрне җиңәргә сәләтле, ә күңел җылысы һәм дустанә мөнәсәбәт, могҗиза тудыра.

 Бәйрәм бик кызыклы һәм күңелле үтте. Барлык балалар да зур кызыксыну һәм азарт белән уеннарда катнаштылар.

         Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар үз илеңә карата мәхәббәт, ватанпәрвәрлек һәм дуслык хисләре тәрбияли. Россия территориясендә яшәүче халык һәм аларның гореф-гадәтләре турында белемнәрен киңәйтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International