“Йомык түгәрәктән чыгу”. Түбән Каманың “Веста” үзәе

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

           

Якын кешеләр клубы кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәе психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гражданнар өчен “Йомык түгәрәктән чыгу” дип аталган чираттагы дәрес үткәрде. Максат: бәйлелекле мөнәсәбәтләрне профилактикалау.

Дәреснең мәгълүмати өлешендә психолог катнашучыларга дисфункциональ гаиләләрдә һәр гаилә әгъзасы «уйный» торган рольләр турында: “Коткаручы”, “Жертва”, “Сагалап йөрүче” сөйләде һәм аларның һәрберсен ачыклады. Шулай ук психолог билгеләп үткәнчә, “рольле уен”нарга ата-аналар гына түгел, балалар да җәлеп ителә Кагыйдә буларак, балалар үзләренә ошаганнар белән дуслашалар,  ата-аналар тибы буенча гаилә коралар. Шуннан соң психолог балаларның рольләрен санап үтте һәм тасвирлады: “Гаилә Герое”, “Читләштерелгән” “Югалган Бала”, “Гаилә шуты”. “Бәйлелек” тестын узып, күп кенә катнашучылар балалар яки өлкәннәр гаилә рольләренең теге яки бу чалымнарын үзләрендә күрделәр. Шуңа күрә психолог аларга “Алкоголь эксперименты” дигән DVD-фильм карарга һәм Л. М. Зоринаның “Үпкәнең авырлыгы” “Хоровод”, “Мумияләр”, “Мин – ул мин, син – ул син” күнегүләрен башкарырга тәкъдим итте.

Чара ахырында психолог “Йомык әйләнештән ничек чыгарга” дигән мәгълүмати киңәшлекләр таратты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International