2019 елның 07 нче июнендә Тукай муниципаль районының "Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре район мәдәният бүлеге белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Сабантуй үткәрделәр.
Бәйрәм чарасында 110 бала, шул исәптән 50 инвалид бала катнашты.
Дәртле концерт номерлары, кызыклы аттракционнар, милли һәм спорт уеннары, призлар, тәм – томнар - болар барысы да бәйрәмне онытылмаслык итте. Төрле авыл җирлекләреннән килгән яшь талантлар, балалар иҗат коллективлары үзләренең матур җырлары һәм биюләре белән беркемне дә битараф калдырмады. Оештыручылар мәйданга килүчеләрнең берсен дә читтә калдырмады, аларны уеннарда катнаштырып, бүләкләр бирделәр.
Чараны оештыручылар исеменнән Сабантуйда катнашкан балалар коллективларына, барлык спонсорларга һәм Мәләкәс авыл җирлеге башкарма комитетына җылы һәм кунакчыл кабул итүләре өчен зур рәхмәт җиткерәбез.