«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучылары Орган залында «Музыкотерапия» концертында

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

10 нчы июнь 2019 нчы ел, дүшәмбе

Русия көне алдыннан,  «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучылары шәһәрнең Орган залыннан чакыру алдылар.

Чараның максаты: бәйрәм кәефе булдыру, социаль яраклашу, авыруны җиңеп чыгуда булышлык һәм гаилә белән ял итүне оештыру иде.

Музыкотерапия авыруларны дәвалау һәм аны профилактикалауда иң шифалы терапия чарасы булып тора.

Социаль хезмәт алучылар үзләренең якыннары белән Камера оркестры Игорь Лерманның «Музыкотерапия: Вивальди һәм Моцарт нәтиҗәсе» дигән концертын бик теләп тыңладылар. Шифалы классик музыка тамашачыларда уңай эмоцияләр, күңелле истәлекләр, ассоциацияләр уятты.  Аларның кәеф һәм сәламәтлек торышына уңай йогынты ясады.

Концерт «Бәхетле ял»  әсәре белән тәмамланды. Социаль хезмәт алучылар тылсымлы  музыка дөньясы белән танышуларына һәм мәдәни ял алудан канәгать калдылар.

Чарада 20 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International