ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Этномәдәни технология кысаларында, 2019 елның 17 июнендә

 «Шәфкать» үзәге территориясендә социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе социаль хезмәт алучылар өчен мини-сабантуй үткәрелде. Капчык киеп йөгерү, күзне бәйләп чүлмәк вату, кашык кабып йөгерү, армрестлинг, таяк тарту, аркан тарту  һәм һ.б. уеннар оештырылды, ә тамашачылар алар өчен актив «җан аттылар». Без бу бәйрәмдә катнашучыларның ихтыяр көче, рух көче белән горурланабыз һәм сокланабыз, яшьләренә карамастан алар үзләренең җитезлеген, тизлеген, зирәклеген һәм көчен күрсәттеләр.

 

Тәмле пицца

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 20нче  июнь көнне «Вера в себя, вопреки всему» волонтерлар хәрәкәте вәкилләре тәрбияче Полуэктова Л.В   белән берлектә социаль-көнкүреш ориентировкасы кабинетында пицца әзерләү эшен оештырдылар.  Подгруппалар белән эшләделәр һәм һәр төркем үз пиццасын әзерләде.  12 инвалид бала  әти-әниләре белән бергә катнашты.

Балалар кечкенә пешекчеләр кебек, энтузиазм белән камыр тараттылар, ингредиентлар кистеләр һәм пицца ясадылар. Аннан түземсезлек белән   камыр ашауларын көттеләр, чөнки тәмле ис борынны кытыклый иде. Барысы да әзерләүдән дә, үз хезмәт нәтиҗәсен кулланудан да чын ләззәт алдылар.

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Үзеңне белү ул-башкаларны белү» дигән темага мини-тренинг үткәрде.

20 июнь көнне Менделеевск "Өмет яры " халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәген социаль ярдәм бүлекчәсе белгече 86 нчы янгын бүлегенең күзәтү эшчәнлеге бүлеге башлыгы М.Скоробогатов белән берлектә бүлектә торучы гаиләгә профилактик рейд үткәрде. Чараның максаты – авыл җирлекләрендә яшәүче гаиләләрдә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктаж үткәрү.

Мини-футболны популярлаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, 2019 елның 20 июнендә Түбән Кама муниципаль районының Кама Аланы психоневрология интернатының социаль хезмәт алучылар командасы Татарстан Республикасының психоневрология интернатларының социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылары арасында, Кама Аланы психоневрология интернаты территориясендәоештырылган, мини-футбол буенча ачык турнирда катнашты.

2019 елның 19 июнендә Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, «Наркотикларсыз тормыш» дип исемлэнгэн республика акциясе кысаларында, Халыкара наркотик чараларны явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган чарага, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлегенең участок полиция вәкиле Хабипов А. Р. белән очрашу узды.

2019 нчы елның 1 нче гыйнварыннан «үзмәшгуль» гражданнарның керемнәрен легальләштерү өчен салым системасына яңа махсус салым режимы кертелде.

 12 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль педагогы Елена Макарова 15 балигъ булмаган бала арасында “Киң минем туган илем” дип аталган интерактив төркемле дәрес үткәрде.

Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 17 бала арасында "бала шәхесен үзрегуляцияләү чарасы буларак Ишегалды уеннары» дигән дәрес үткәрде.

2019 нчы елның 19 июнендә “Наз” Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова һәм полиция хезмәткәре Ляйлә Низамиева Кенә авылы мәктәбенең “Тамчы” мәктәп яны лагеренда профилактик чара уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International