Этномәдәни технология кысаларында, 2019 елның 17 июнендә
«Шәфкать» үзәге территориясендә социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе социаль хезмәт алучылар өчен мини-сабантуй үткәрелде. Капчык киеп йөгерү, күзне бәйләп чүлмәк вату, кашык кабып йөгерү, армрестлинг, таяк тарту, аркан тарту һәм һ.б. уеннар оештырылды, ә тамашачылар алар өчен актив «җан аттылар». Без бу бәйрәмдә катнашучыларның ихтыяр көче, рух көче белән горурланабыз һәм сокланабыз, яшьләренә карамастан алар үзләренең җитезлеген, тизлеген, зирәклеген һәм көчен күрсәттеләр.