«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Үзеңне белү-башкаларны белү» дигән темага мини - тренинг

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Үзеңне белү ул-башкаларны белү» дигән темага мини-тренинг үткәрде.

Тренингның максаты: психологик үзрегуляция аша үзеңне һәм кеше мөнәсәбәтен өйрәнү, социаль җайлашуга ярдәм итү.

Көн саен без күп төрле кешеләр белән очрашабыз һәм аралашабыз. Үзеңне индивидуаль итеп тулысынча төгәл күз алдына китерү өчен, башка кешеләр арасында яшәргә өйрәнү бик мөһим; кешеләрне һәм үзеңне яхшырак аңлар өчен,  теләсә нинди мөмкинлекне кулланып, кешедән качмачка, алар белән теләп аралашырга кирәк.

Чара, эшлекле атмосферада, кем нинди кәефтә булганын ачыклау максатыннан әңгәмәдән башланды. «Мин сине аңлыйм» дигән күнегү аша, шәрбәл булмаган билгеләр ярдәмендә бер-берсенең хәлен аңлап, үз осталыкларын күрсәтергә кирәк иде. «Мин психолог» күнегүендә социаль хезмәт алучылар үзләрен бу һөнәрдә сынап карадылар, бу исә башка кешене тою сәләтен үстерүгә ярдәм итте. Катнашучылар чара ахырында алган тәэсирләре белән уртаклашып, мондый шөгыльләрнең   шәхесне тирән танып белүдә  һәм кешеләрне аңлауда зур ярдәм итүен  билгеләп үттеләр.

Социаль хезмәт алучылар тренингта актив катнаштылар,  күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф күтәренкелеге алдылар. Уздырылган тренингтан соң социаль хезмәт алучыларның башка кешеләрне аңлау, кеше хәленә керү, кеше кайгысын уртаклашу мотивацияләре артты.

Тренингта 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International