2019 елның 19 июнендә Балык Бистәсе районындагы «Доверие - Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең «Балык Бистәсе 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» хезмәткәрләре белән берлектә Халыкара наркотикларга куллануга каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында балигъ булмаганнар белән «Яхшы гадәтләр патшалыгына сәяхәт»дигән интерактив уен үткәрделәр.
"Күршеләр өчен йорт" - Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Пертр наборы белән дәрес
2019 елның 18 июнендә безнең “Кайгырту” приютында «Җәйге эшләпә»конкурсы узды.. Конкурсның максаты: Балаларның баш киеме турында күзаллауларын киңәйтү. Балаларга эшләпә бәйрәме оештырырга. Хәрәкәт күнекмәләрен үстерү (тизлек, җитезлек, көч, төзлек, хәрәкәтләрне координацияләү). Коллективизм хисе, көндәшлек, дуслык, дусты өчен кайгыртучанлык тәрбияләргә. Конкурста мәктәпкәчә яшьтәге барлык балалар да катнашты
2019 елның 19 июнендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Наркотиклар яки тормыш: үзегез сайлап алыгыз ” дигән танып – белү әңгәмәсе булып узды.
Социаль хезмәт алучылар үзләренең әһәмиятен һәм үзләренә игътибар тойсын өчен, «Кече Сабантуй 2019» концерт-күңел ачу программасы оештырылган.
18 июнь 2019ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен “Сабантуй” бәйрәме уздырылачак.
19 нчы июнь көнне Тукай муниципаль районы "Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Рәзилә Ярмухаметова һәм социаль педагог Римма Шакирова “Бәтке урта мәктәбе” мәктәп яны лагеры базасында «Без террорга каршы” буклетлары таратты һәм “Балачак куркынычсызлыгы-2019” Ботенроссия акциясе кысаларында “Өйдә куркынычсызлык” темасына әңгәмә уздырды.
Түбән Каманың "Веста" үзәге хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина 11 бала һәм аларның әти-әниләре арасында “Йорт хайваннары һәм аларның балалары” дигән темага дәрес үткәрде.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында "Мин яратам сине тормыш" җыр сөючеләрклубының чираттагы утырышы ТАССР оешуга 100 ел тулугабагышланган иде.
Хезмәт терапиясе кысаларында Мамадыш интернат-йортында яшәүчеләр теплицада яшелчә үстерәләр.