“Киң минем туган илем”. Түбән Каманың “Веста” үзәге

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

 12 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль педагогы Елена Макарова 15 балигъ булмаган бала арасында “Киң минем туган илем” дип аталган интерактив төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларның танып-белү активлыгын киңәйтү, илебез тарихы белән кызыксынуларын арттыру, үз халкына, үз Ватаныңа карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.

Дәрес вакытында балалар Россиянең иң “яшь” булган дәүләт бәйрәме турында белделәр, дәүләт символлары турында искә төшерделәр.  Шулай ук балалар Кремльдә Россия Президентының фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә дәүләт премияләрен тапшыруын белделәр. Аннары белгеч катнашучыларга “вакыт буйлап сәяхәт” кылырга һәм ата-бабаларыбызның ничек яшәвен, нинди эшләр белән шөгыльләнүләрен, шәһәрнең ничек төзелүен һәм җирне дошманнардан яклавын карарга тәкъдим итте. Малайлар һәм кызлар күргәннәрне кызыксынып тыңладылар, карадылар һәм фикер алышуда катнаштылар. Сораулар бирделәр һәм үзләре дә элегрәк укылган мәгълүмат белән бүлештеләр, үзләренең белемнәре белән педагогны шаккаттырдылар. Тарихның һәр мизгеле балалар хәтерендә бәйрәм белән бәйле якты һәм күңелле ассоциацияләрдә калсын өчен дәрес слайд күрсәтү белән үрелеп барды. 

Йомгаклау даирәсендә балаларга үз Ватаныңны яратырга һәм сакларга, аның байлыкларын арттырырга, тарихын белергә һәм киләчәк буыннарга тапшырырга киңәш бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International